Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адым саен алдавыч

Һәр ялтыраган нәрсә алтын түгел, дигән борынгылар. Базардагы, кибетләрдәге төрле ялтыравык капларга караган саен башлар әйләнә башлый шул. Вәрис Гали Редакциябезгә бер апа килеп керде. Дулкынлануы йөзенә үк чыккан. Базарга менгән булган икән. Карый, бер таныш хатыны кычкырып мактый-мактый "Аяк өчен пластырь" дигән әйбер сатып тора. "Үзем дә дәваланам, ирем...

Һәр ялтыраган нәрсә алтын түгел, дигән борынгылар. Базардагы, кибетләрдәге төрле ялтыравык капларга караган саен башлар әйләнә башлый шул.

Вәрис Гали

Редакциябезгә бер апа килеп керде. Дулкынлануы йөзенә үк чыккан. Базарга менгән булган икән. Карый, бер таныш хатыны кычкырып мактый-мактый "Аяк өчен пластырь" дигән әйбер сатып тора. "Үзем дә дәваланам, ирем дә, балаларым да. Йокыны яхшырта, ревматизмны дәвалый, организмны чистарта. Ракны бетерә, бер хатынның күкрәгендәге рагын суырып чыгарган", - дип тә җибәрә икән. Ә әлеге апаның аягына күптән түгел генә операция булган. Файдасы тими калмас дип, сөенә-сөенә алган. "Бәясе дә артык зур түгел иде. 350 сум гына,"-ди. Телевизордан да шифалары белән могҗиза ясаучы препаратлар турында күрсәтеп кенә торалар бит. Кайткач, бер пластырьны алып аяк табанына ябыштырып куя. Шатлана-шатлана йөргәндә, бөтен өйгә сасы ис тула. Ире аптырап: "Нәрсә булды соң монда?"-дип сорарга мәҗбүр була. Әмма апа серне чишәргә җөрьәт итми. Пластырьны кубарып алса, ул кап-кара сасы әйбергә әйләнгән. Тиз генә алып ташлый да, аягын яхшылап юа. Икенче көнне аягын җылы су белән юып, мохер тастымаллар белән сөртеп, пластырьны тагын ябыштыра. Бераз вакыт узуга өй яңадан сасы ис белән тула. Аптыраудан гаҗизләнгән хатын пакетны алып, артындагы язуларын укый башлый. Ә анда: "Әлеге продукт даруны алыштыра алмый,"-дип язылган икән! "Хатыны да таныш иде, югыйсә. "Чаллыдан табиблар алып килә. Аларга Мәскәүдән алып кайталар,"- дип күзгә карап алдалап тора бит,"-ди ихлас йөрәгеннән рәнҗегән апа. Шушы араларда гына районыбызның бер авылында "Хезмәт ветераны" исемнәре булган әбиләрне җыялар. "Сезнең өчен генә бөтен авыруны дәвалый, кан басымын, йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә торган аппарат алып килдек,"-дип, исем-фамилияләрен, пенсия кенәгәләренең номерларын аерым бланкларга тутырып, 6500 сумга үзләренең үтмәс товарларын сатып китәләр. Ирексездән Хуҗа Насретдин искә төшә. Ул да, акчасы калмагач, кесәсенә көл тутырып базарга чыккан бит. "Нәрсә сатасың, Хуҗа абзый?"-дип аннан да килеп сораганнар. "Тычкан агуы,"-дигән. Ничек кулланырга кирәген сорагач, "Тычканны тотасың да, күзенә сибәсең. Озак яшәми,"-дигән мең алдар, күзләрен дә йоммыйча. Аның да "тычкан даруын" сыпырып алып бетергәннәр. Хәзерге базарга чыккан кеше ничек итеп товарын сатып җибәрәсен яхшырак та белә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев