Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адаш

Мәктәптә эшли башлаган елларымда Фестиваль аланында узучы укучыларның хәрби җыеннарында күрдем мин аны беренче тапкыр. Көр тавышы белән микрофонсыз да бөтен яланны яңгыратып спорт уеннарын оештыруына шаккатып карап тордым. Ринат Хәйруллин, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Үзебезнең ызандаш Кече Кирмән мәктәбе укытучысы икәнен белгәч, сокланудан горурлануга күчтем. Шул чактан ул мине...

Мәктәптә эшли башлаган елларымда Фестиваль аланында узучы укучыларның хәрби җыеннарында күрдем мин аны беренче тапкыр. Көр тавышы белән микрофонсыз да бөтен яланны яңгыратып спорт уеннарын оештыруына шаккатып карап тордым. Ринат Хәйруллин, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Үзебезнең ызандаш Кече Кирмән мәктәбе укытучысы икәнен белгәч, сокланудан горурлануга күчтем. Шул чактан ул мине үз итеп "адаш" дип йөртә. Ул еллардан бирле күп сулар аккан. Мәкаләм героена, бөтен гомерен туган авылы балаларын укытуга, Кече Кирмән авылы данын күтәрүгә багышлаган, "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем йөртүче Укытучы Ринат Шакировка да 65 яшь икән инде, ләбаса. Максатым ветеран укытучының бүгенге көне, тормыш хәл-әхвәле, яшәү рәвеше турында үзеннән сөйләтеп мәкалә әзерләү булса да, кая ул, ансат кына эш түгел икән. Ринат Закирович, үзе дә сизмәстән, шәкертләре турында сөйләүгә кереп китә. Мөгаллим күзләрендәге очкынны, йөзендәге горурлыкны гади күз белән дә күрми кала алмассың. Бигрәк тә эшли башлагач та алган беренче классын сагынып искә төшерә Ринат абый. Бөтен көчен, сәләтен, энергиясен биреп эшләгәнгәдер инде. Тырышлык та бушка китмәгән. Шул класстан Әлфәт Закирҗанов барыбызга мәгълүм фәннәр докторы, класс командиры булган Ринат Мостафин-районыбызның игелекле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мелиораторы, Ильяс Габдерәхимов- районның баш ветеринары, Шамил Йосыпов-Чаллыда зур гына төзелеш оешмасын җитәкли. 40 ел эшләү дәверендә Ринат Закирович 71 беренче разрядлы спортчы әзерли. Аларның утыздан артыгы тормыш юлларын зур спорт белән бәйли. Районыбызның спорт тормышын җанландыруда үзләреннән лаеклы өлеш керткән, үзләре дә күп тапкырлар республика һәм Россия чемпионнары булган Әлфәт Шәйдуллин, Таһир Мәснәвиев, Вәсимә Сафина, Илдар Ибраһимов, Гөлфия Шәрифуллина, Рузилә Хәбибуллиналар белән урынлы горурлана укытучылары. Бүген Түбән Кама шәһәрендә спорт тренеры булып эшләүче Илһамия Вәлишина күп төрле көрәш буенча дөнья чемпионы була. Казан шәһәренең төрек лицеенда завуч булып эшләүче үз кызы да Арча педучилищесы командасы составында чаңгы туризмы буенча Россия күләмендә беренче урын яулый. Ринат Закирович эшләү дәверендә укучылары белән 987 төрле ярышта катнаша. 212 кубок яулана. Ярышларга һәрвакыт 20-25 укучы бара. Сиксәненче елларда Кече Кирмәндә чын-чынлап спорт бумы була. Бу урында мәкаләм герое әлеге укучыларның әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерә. Алар тарафыннан хуплау булмаса, бу уңышларга ирешелмәс иде. "Кызыл партизан" колхозында 37 ел спортинструктор вазыйфасын да яхшы башкара. Елның елында район буенча спорт бәйрәмнәренең шушы колхоз базасында узуы-шуның ачык дәлиле. Ул вакыттагы район җитәкчесе Ф.С.Сибагатуллин аның тырышлыгын игътибарсыз калдырмый, "Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры" дигән исем бирүгә фатихасын бирә. Шушы ук елда Ринат абыйның фотосын Республика спорт комитетының Мактау тактасына куялар. 15 ел күргәзмәдә торган фото бүген гаилә архивында зур истәлек булып саклана. Ринат абый сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән дә шөгыльләнде. Район газетасы "Нократ"та төрле елларда язылган 67 мәкаләсе, үзе турында 100дән артык язма басыла. Бүген дә Ринат Закирович авылның, районның спорт тормышын пассив күзәтүче генә түгел. Сабантуй мәйданы ансыз узмый. Җәй көне җәяү, кыш көне чаңгыда йөрүне хуп күрә. Су буенда балалар белән һаман футбол уйный әле. Тормыш иптәше, шулай ук пенсионер укытучы Әлфинур апа белән сыер, бозау, кош-корт асрыйлар. Өч бала үстереп, өчесен дә югары белемле, башлы-күзле иттеләр. 5 оныклары бар. 100 яшен тутырып килүче әниләре Зәйнәпбикә апага кадер-хөрмәт күрсәтеп, тату гына яшәп яткан көннәре Шакировларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев