Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачы тирнең әҗере

Өлкән буыннар эшкә каты булдылар. Хатын-кызлар да кирпеч сала иде. 1934нче елның феврале. Атналар буе дәвам иткән бураннардан соң, көн кисәк аязып, салкынайтып җибәрде, тәрәзәләргә бармак калынлыгы боз катты. Чыпчыклар да салкында оча алмыйча, мал лапасларында утыралар. Шундый зәмһәрир суыклы февраль башында, Норма авылында гомер кичерүче Гариф белән Бибигамбәр гаиләсенә...

Өлкән буыннар эшкә каты булдылар. Хатын-кызлар да кирпеч сала иде.
1934нче елның феврале. Атналар буе дәвам иткән бураннардан соң, көн кисәк аязып, салкынайтып җибәрде, тәрәзәләргә бармак калынлыгы боз катты. Чыпчыклар да салкында оча алмыйча, мал лапасларында утыралар. Шундый зәмһәрир суыклы февраль башында, Норма авылында гомер кичерүче Гариф белән Бибигамбәр гаиләсенә шатлык китереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ике малайлары Гафиятулла белән Әсгатьтән соң үзләре дә кыз бала көткән булалар алар. Авылның мулласын чакырып, аңа Маһидилбәр исеме кушалар. Норма авылында 4нче сыйныфны тәмамлагач, кыз абыйларына булыша башлый. Элек күмәк хуҗалыклардагы бер генә гектар җирне дә сукаламыйча калдырырга ярамый иде. Ә сукаларга, тырмаларга, чәчәргә атлар җитешми. Идарә членнары тырмага сыерларны да чыгарырга уйлашалар. Бригадир Гафиятуллага Югары Якегә бара торган юл өстендәге җирне тырмалап кайтырга куша. Ике абыйсы сыерны алдан тотып, Дилбәр арттан куалап, басу тырмалыйлар. Мәрхүм әтиләренең: "Күп кешенең сыерын эшкә җигәләр иде,"-дип искә алганнары хәтердә. Маһидилбәр апа яшь кенә килеш фермада эшли башлый. Мәскүрә Гаделшина, Вәлия Госамова, Зәкия Шакирова, Фәүзия Мингазова белән бергә хезмәт куя ул. "Кызыл партизан" күмәк хуҗалыгы рәисе булып Закир Сафин эшли башлаган елларда таналарны Ушма аръягына алып барып, барда ташып ашатып, кыш чыга идек,"-дип искә ала ветеран. Еллар уза, тормыш дәвам итә. Уңган-булган, чибәр кызны күрше авыл егете, таза гәүдәле, үзе чибәр Давытхан күреп ала. Кичләрен ул тизрәк кыз янына ашыга. Көннәрдән беркөнне: "Әйдә, болай йөрмик инде, бергә булыйк," - дип сүз башлый. Кыз да югалып калганнардан түгел, риза була. Һәм Кирмәнбашына тугыз балалары булган Мөхәммәтхан белән Мәрфуга әбиләргә килен булып төшә. Өйдә Дилбәрне бик яраталар, кызым дип кенә эндәшәләр. Гаилә олы булганлыктан, Мөхәммәтхан бабай белән Мәрфуга әби аларны башка чыгару җаен карыйлар. Үзләреннән ерак түгел генә искерәк бер йорт сатып алып бирәләр. Дилбәр апа фермада да хезмәт куйды, төзелеш эшләрендә дә катнашты. Давытхан абый да алдынга колхозчы иде. Ул вакытларда басуда бәрәңге алганда һәр кешегә берәр гектар җир бүленде. Үзе ала, чүпли, машинага төяп озата. Сиксәненче елларда Рәхимша абый Гаделшин, Маһидилбәр, Разия, Нәсимә апалар бер җәй эчендә колхозның барлык трактор-машиналары сыярлык гараж салдылар. Хатыннар монысы ирләр эше дип тормадылар, кайда кушсаң, шунда эшләделәр.
Давытхан абый белән Дилбәр апа өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олысы Зәмзәмия "Кызыл партизан" колхозының алдынгы сыер савучысы булды. Илһамия Пермь шәһәрендә яши. Фәрит, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, милициягә эшкә кереп, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләде. Соңгы елларда Дилбәр апа терлекчелектә хезмәт куйды, пенсиягә чыккач та шактый еллар эшләде. Колхозның Мактау грамоталарына ия булды. 1994нче елда район газетасында: "Дилбәр Галимова, Фәнзия Әгъмалова, Дәүләтхан Галимов, Мөнирә Имамиева симертүдәге терлекләрдән 760-800 грамм тәүлеклек артым алдылар,"-дип мактап язылган.
Хәзерге вакытта ветеран тормышыннан канәгать. Балалары, оныклары хәлен белеп торалар. Авыл җирлеге башлыгы Хамис Әкъбәровка да бик рәхмәтле, "Хәлең ничек дип сораштырып кына тора," ди.
Бригадир Гафиятуллага Югары Якегә бара торган юл өстендәге җирне тырмалап кайтырга куша. Ике абыйсы сыерны алдан тотып, Дилбәр арттан куалап, басу тырмалыйлар. Мәрхүм әтиләрнең: "Күп кешенең сыерын эшкә җигәләр иде,"-дип искә алганнары хәтердә.
Мәснәви Гаффаров, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев