Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аңар яшәргә язган

Ул көннәр аның йөрәгенә мәңге юылмас булып сеңеп калганнар. Вакыт зилзиләләре генә аларны оныттырырга көчсез. Әти-әнисе белән Белоруссиянең Витебск өлкәсе Лиозненск районы Альховик авылында гомер кичерүче Валяга сугыш башланганда дүрт яшь тә тулмаган була. Әтисе Леонид Васильевичны фронтка алалар. Ул аннан әйләнеп кайтмый. Әнисе Ефросинья Кирилловна ике бала белән кала....

Ул көннәр аның йөрәгенә мәңге юылмас булып сеңеп калганнар. Вакыт зилзиләләре генә аларны оныттырырга көчсез.
Әти-әнисе белән Белоруссиянең Витебск өлкәсе Лиозненск районы Альховик авылында гомер кичерүче Валяга сугыш башланганда дүрт яшь тә тулмаган була.
Әтисе Леонид Васильевичны фронтка алалар. Ул аннан әйләнеп кайтмый. Әнисе Ефросинья Кирилловна ике бала белән кала. Кечкенә энеләренә ике яшь була бу вакытта.
Немецлар авылларына кергәч, халык өйләрен ташлап урманга кача. Анда землянкалар казып яши башлыйлар. Әмма немецлар полицайлар белән аларны эзләп табалар һәм эшкә озаталар. Валентина Леонидовна үзләрен каядыр куып алып китүләрен, ниндидер олы бинада яшәүләрен хәтерли. Үзләренең Борисов шәһәрендәге штрафниклар хезмәт лагеренда яшәүләрен кабат кына белә. Өлкәннәрне конвой белән окоплар казырга, заводка, башка эшләргә йөрткәннәр. Өлкәннәр юкта бала-чага ашарга әйбер эзләп йөгерешә. Чирәмнәр ашыйлар. Немецлар юынтык су түккән чокырда ашарга яраклы әйбер калмаганмы, дип казыналар. Немецлар аларны ашату турында уйлап та карамыйлар. Балаларның барысы да рахит белән авырый башлый. Бүксәләре үсә, аяклары нечкәреп кала. Әнисен эштә ашатканнардырмы, юктырмы, әйтә алмый, үзе белән бер нәрсә дә алып кайта алмаган ул. Ачлыктан, авырулардан, авыр эшләрдән күп кеше кырыла. Алар белән бергә куып алып кителгән әбиләре дә шунда үлә. Бик куркыныч вакытлар була ул. Ачлык-ялангачлык, салкыннан өшү, туганнарың өчен курку. "Лагерьда булганда мунча күрмәдек,»-дип искә ала Валентина Леонидовна. Бетләп бетәләр. Чәчендәге бетләрдән башын капкач белән каплаган кебек була. Шулай лагерьда ике ел, үзләрен безнең гаскәрләр азат иткәнче яшиләр. Шуннан соң гына туган авылларына әйләнеп кайта алалар.
Валентина Леонидовнага бирелгән архив белешмәсендә сугышка кадәр 112 йорт булган, 450 кеше яшәгән Альховик авылында Бөек Ватан сугышы елларында 112 йортның да юк ителүе әйтелгән. Әнисе белән, хөкүмәт биргән кредит акчасына, кечкенә генә йорт салып керәләр. Ефросенья Кирилловна яңадан колхозда хезмәт көннәренә эшли башлый. Яңадан ачлы-туклы тормышлары дәвам итә. Идәнгә таратылган салам өстендә йоклыйлар. Кайчагында әниләре станциягә бара һәм вагоннарга эләгеп, ашарларына табу өчен, Литвага кадәр барып җитә. 1957нче елны ул вафат була.
Авылларындагы бөтен кешене куып алып киткәннәрен Валентина Леонидовна соңрак кына белә. Дүрт гаилә эшкә Германиягә озатыла. Борисов шәһәрендә дүрт лагерь булган. Авылларыннан илле ир сугышта башларын салалар.
1963нче елны Валя Белоруссиядә хезмәт итүче Мамадыш егетенә кияүгә чыга һәм шәһәребезгә күчеп килә. Валентина Лаптева 32 ел Мамадыш ЭТУСының техник бүлегендә хезмәт куйды. Шәһәребез белән илле елдан артык гомере бәйләнгән инде аның. Районыбыздагы "Концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыны" статусын йөртүче бердәнбер кеше ул.
Материал "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Хәтер китабы" проектыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев