Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 мамадышлы Россия гражданнары сафын тулыландырды

Бүген Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 9 укучыга, 14 яшьләре тулу уңаеннан, тормышларындагы иң мөһим документ- паспорт тапшырдылар. Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Әлеге рәсми кәгазь Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданы исемен бирә. Истәлекле көннәре белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, яшьләр...

Бүген Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 9 укучыга, 14 яшьләре тулу уңаеннан, тормышларындагы иң мөһим документ- паспорт тапшырдылар. Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашты.

Әлеге рәсми кәгазь Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданы исемен бирә.

Истәлекле көннәре белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф, ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре тәбрикләде.

ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина тәүге мәртәбә паспортка ия булучыларны әлеге документ барлыкка килүнең тарихы, аның әһәмияте, нинди мәгълүматлар туплавы белән таныштырды.

Паспорт беренче тапкыр алты елга дип бирелә. Аны югалткан очракта, кичекмәстән, вакытлыча яки даими яшәү урыны буенча федераль миграция хезмәте пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев