Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

80 яшь мамадышлы беренче тапкыр «Алабуга» ирекле-икътисади зонасында булачак.

80 яшь мамадышлы беренче тапкыр «Алабуга» ирекле-икътисади зонасында булачак. 27-28нче мартларда оештырылган экскурсияләрдә укучыларның синтетик материаллар җитештерүче ике эре предприятиедә булуы планлаштырылган. Барлык балаларга да алдан пропусклар әзерләнде. Төркемнәр үзләренең киләчәкләрен техник юнәлештәге һәм эшче һөнәрләре белән бәйләргә теләгән өлкән сыйныфлар укучыларыннан тупланды. Балаларны ике автобус белән алып барачаклар, экскурсиягә...

80 яшь мамадышлы беренче тапкыр «Алабуга» ирекле-икътисади зонасында булачак.

27-28нче мартларда оештырылган экскурсияләрдә укучыларның синтетик материаллар җитештерүче ике эре предприятиедә булуы планлаштырылган. Барлык балаларга да алдан пропусклар әзерләнде. Төркемнәр үзләренең киләчәкләрен техник юнәлештәге һәм эшче һөнәрләре белән бәйләргә теләгән өлкән сыйныфлар укучыларыннан тупланды. Балаларны ике автобус белән алып барачаклар, экскурсиягә "Информация-мәгълүмат үзәге" учреждениесе методисты Раилә Әхмәтшина җитәкчелек итә. Бу сәфәр "Тормыш дәресләре" программасы кысаларында оештырыла.

26нчы июнь көне мамадышлылар хәтерендә озак сакланыр. Нәкъ шушы көнгә бик зур тарихи чаралар каралган. Универсиада уты безгә килеп җитәчәк һәм, төнгә шәһәребездә калып, чыгарылыш кичәсенең кабатланмас символына әйләнәчәк. Әлеге бәйрәм былтыргы кебек үк Нократ яр буенда уза. Быел аның төп каһарманнары бүгенге көндә ныклап бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче 312 чыгарылыш сыйныф укучысы булачак. 20-21нче мартларда узган биреп карау имтиханнары февраль нәтиҗәләре белән чагыштырганда алга китеш булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X