Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

7нче гыйнвар–Раштуа бәйрәме

Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне Раштуа - Иисус Христосның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәмдә православие христианнары киләчәккә үзләренең иң матур планнарын коралар, чөнки ул һәркемгә өмет, ышаныч, шәфкатьлелек алып килә. Күңелләрегез аклыкка-сафлыкка күмелсен, кылган изге гамәлләрегез меңе белән үзегезгә кайтсын. Барыбызга да кайгы-хәсрәт, бәла-каза күрмичә, гомер кичерергә насыйп булсын....

Хөрмәтле мамадышлылар!

Сезне Раштуа - Иисус Христосның туган көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәмдә православие христианнары киләчәккә үзләренең иң матур планнарын коралар, чөнки ул һәркемгә өмет, ышаныч, шәфкатьлелек алып килә. Күңелләрегез аклыкка-сафлыкка күмелсен, кылган изге гамәлләрегез меңе белән үзегезгә кайтсын. Барыбызга да кайгы-хәсрәт, бәла-каза күрмичә, гомер кичерергә насыйп булсын. Безнең һәммәбез, мәхәббәткә, тугрылыкка чын күңелдән ышана. Бу-безнең тормышыбызның нигезе. Раштуа бәйрәменең асылы да шунда. Әлеге якты, ямьле бәйрәм кешеләрне үзгәртә. Җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен ныгыта, тынычлыкта, татулыкта яшәргә өнди. Дин, иман бүгенге көндә җәмгыятебезнең рухи үсешенә зур өлеш кертүче, алга этәрүче, яңарышка илтүче көч булып тора. Безнең муниципаль районыбызда традицион дин тотучылар, төрле милләт вәкилләре үзара килешеп, тату яши. Борынгы изге урыннарыбыз да торгызыла. Шуның бер мисалы - "Изге касә" комплексын ачу. Гыйбадәтханәләргә, изге урыннарга халык сукмагы өзелмәсен. Һәр гаиләгә бәхет, туган ягыбызның чәчәк атуына шәхси өлеш кертүендә иҗади уңышлар, иминлек, тынычлык, яшәү дәрте, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы телим.

А.П.ИВАНОВ,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев