Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

4нче ноябрь–Халыклар бердәмлеге, 6нчы ноябрь Татарстан Конституциясе көннәре

Хөрмәтле райондашлар! Муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Россия тарихында күпмилләтле халыкларның бердәм башкарган батырлыклары турында мисалларны күп китерергә мөмкин. Татарстан-Россия Федерациясенең иң динамик үсеш кичерүче төбәкләренең берсенә әйләнде. Ул бүген алга кыю карый һәм инновацияләр юлыннан алгарышка бара....

Хөрмәтле райондашлар! Муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Россия тарихында күпмилләтле халыкларның бердәм башкарган батырлыклары турында мисалларны күп китерергә мөмкин. Татарстан-Россия Федерациясенең иң динамик үсеш кичерүче төбәкләренең берсенә әйләнде. Ул бүген алга кыю карый һәм инновацияләр юлыннан алгарышка бара. Төп Законыбыз чын мәгънәсендә күпмилләтле халкыбызны берләштерүче көч буларак хезмәт итә. Җөмһүриятебездә, Мамадышыбызда да торак төзелеше, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, мәгарифне үстерү программалары киң колач белән алып барыла. Шәһәребез, торак пунктларыбыз төзекләнә, матурлана. Бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән яшибез. Бу бәйрәмнәр безне бер-беребез белән тагын да якынайта. Киләчәктә дә төрле милләт вәкилләре шулай бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик! Барыбызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади хезмәт уңышлары телим.

А.П.Иванов,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, " Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев