Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

28нче октябрь– Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Халык хуҗалыгының хезмәт ритмы, кешеләрнең эшкә сәләте һәм кәефе сезнең тотрыклы, төгәл эшләвегезгә бәйләнгән. Без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм...

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Халык хуҗалыгының хезмәт ритмы, кешеләрнең эшкә сәләте һәм кәефе сезнең тотрыклы, төгәл эшләвегезгә бәйләнгән. Без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз. Алар район икъдисадына үз өлешләрен кертәләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев