Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21нче октябрь– Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бөтен гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юлларның сыйфатлы материаллар, техника һәм белгечләргә бәйле икәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Сез куәтле чит ил техникасын иярлисез, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итәсез, замана белән аяктан атлап барасыз,...

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бөтен гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юлларның сыйфатлы материаллар, техника һәм белгечләргә бәйле икәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Сез куәтле чит ил техникасын иярлисез, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итәсез, замана белән аяктан атлап барасыз, тынгысыз һәм фидакарь хезмәтегез белән халык ихтирамын яулыйсыз. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору-илебезнең икътисадый хәлен яхшырту, оборона куәтен ныгыту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Кара тасмага төрелгән авыл юлларының, асфальт җәелгән яңа урамнарның артуы-моның ачык дәлиле. Алга таба да хезмәтегездә иҗади уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев