Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1нче сентябрь–Белем көне

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Агымдагы ел районыбызның белем бирү өлкәсендә алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйгаларга бай булды. Татарстан Республикасы Президенты катнашында республика педагогларының август киңәшмәсе булып узды. Тагын бер мөһим вакыйга - шәһәребездәге өр-яңа, заманча җиһазландырылган 3нче санлы татар гимназиясе ишекләрен ачачак....

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Агымдагы ел районыбызның белем бирү өлкәсендә алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйгаларга бай булды. Татарстан Республикасы Президенты катнашында республика педагогларының август киңәшмәсе булып узды. Тагын бер мөһим вакыйга - шәһәребездәге өр-яңа, заманча җиһазландырылган 3нче санлы татар гимназиясе ишекләрен ачачак. Тирән белемле, физик яктан сәламәт, замана кыенлыклары алдында югалып калмаучы яшь буын тәрбияләү - безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә дә районыбызда игътибар зурдан. Районыбыз педагоглары яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барлык алымнарны эшкә җигәләр, үзләренең тәҗрибәләрен, осталыкларын кызганмыйлар. Һәммәгезгә дә ныклы белемнәр, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын.

А.П.Иванов, район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев