Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

19 май–Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, ветераннар! Сезне Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез туган төбәгебезнең һәр адымын, аны үстерүнең төп проблемаларын яшәешебезнең көзгесе булган газетада даими чагылдырасыз, елъязманы пөхтә теркәп барасыз. Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яклап үлчәнгән,...

Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, ветераннар! Сезне Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез туган төбәгебезнең һәр адымын, аны үстерүнең төп проблемаларын яшәешебезнең көзгесе булган газетада даими чагылдырасыз, елъязманы пөхтә теркәп барасыз. Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яклап үлчәнгән, дөрес булуы зарур, ул кешеләргә яктылык һәм яхшылык алып килсен. Мактаулы һәм гаять җаваплы хезмәтегездә хәзерге заман матбугаты тенденцияләрен яхшы тоемлап, укучы психологиясен белеп, яңача таләпләрне үтәп, үз өстегездә даими эшләгез, изге максатыгызга һәрчак тугры калыгыз. Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын.

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев