Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

16нчы март- Сәүдә, халыкка көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтү көне

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең даирәдә эшләү бик күп җаваплылык, һөнәри осталык, кешеләр белән мөнәсәбәтне көйләүне таләп итә. Сезнең эшчәнлек белән көн саен, сәгать саен очрашып торабыз. Торакны ремонтлау, төзү, шәһәрне яшелләндерү планнарын тормышка ашыру, районның социаль-икътисади үсешендә...

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең даирәдә эшләү бик күп җаваплылык, һөнәри осталык, кешеләр белән мөнәсәбәтне көйләүне таләп итә. Сезнең эшчәнлек белән көн саен, сәгать саен очрашып торабыз. Торакны ремонтлау, төзү, шәһәрне яшелләндерү планнарын тормышка ашыру, районның социаль-икътисади үсешендә тотрыклылыкка ирешүгә керткән өлешегез бик зур. Фидакарь хезмәтегез, яңа технологияләрне кертүдәге активлыгыгыз, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшыртуга ирешүегез, яңа формалар уйлап табуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең тәҗрибә, хезмәтегезгә тугрылыгыгыз район өчен бик әһәмиятле өлкәне үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам. Барыгызга да нык сәламәтлек, шәхси бәхет, иминлек, уңышлар телим.

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең Мамадыш җирле бүлекчәсе советы секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев