Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1598 мамадышлы булачак пенсиясен арттыру өстендә эшли

Пенсияне дәүләт финанслашуы программасы-эшләүчеләргә киләчәктә үз пенсияңне арттыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шамил Хәсәнов, РФ Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәсе начальнигы Әгәр гражданин булачак пенсиясенең тупланма өлешенә 2000нән 12000 сумга кадәр акча күчерә икән, дәүләт аның шәхси счетына шул ук күләмдәге сумманы күчерә. Әлеге программа вакытлыча характерда һәм иминиятләштерүнең...

Пенсияне дәүләт финанслашуы программасы-эшләүчеләргә киләчәктә үз пенсияңне арттыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Шамил Хәсәнов,

РФ Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәсе начальнигы

Әгәр гражданин булачак пенсиясенең тупланма өлешенә 2000нән 12000 сумга кадәр акча күчерә икән, дәүләт аның шәхси счетына шул ук күләмдәге сумманы күчерә. Әлеге программа вакытлыча характерда һәм иминиятләштерүнең ирекле формасында хокук мөнәсәбәтләрен көйләргә алынган, 14 яшьтән өлкәнрәк, 2013нче елның 30нчы сентябренә кадәр ел саен 2000 сумнан да ким булмаган суммада өстәмә ирекле взнослар түләүче гражданнарга гына кагыла.

Программа инде дүртенче елын хәрәкәттә. Татарстан Республикасында анда 394,2 мең, Мамадыш муниципаль районында 1598 кеше катнаша. Ләкин 2013нче елның 30нчы сентябренә кадәр 2000 сумнан да ким булмаган суммада өстәмә ирекле взнослар түләмәүче гражданнар әлеге программадан автомат рәвештә төшеп кала. Программа кысаларында гражданнардан җыелган акча 550,6 миллион сум тәшкил итте. 2009-2011нче ел нәтиҗәләре нигезендә дәүләт 81 мең гражданга 325,6 миллион сум күләмендә акча түләп, үз бурычын тулысынча үтәде. 2012нче елның июленнән пенсиянең тупланма өлеше буенча түләүләр башланды. Әлеге хокукка ия 500дән артык кеше 200-8000 сум күләмендә бердәм түләүләргә ия булдылар. Алар арасында программада 2009нчы елдан ук катнашучы 25 кеше 40-100 мең сум күләмендә пенсия алдылар. Аерма күз алдында. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

2012нче елга дәүләт финанслашуы программасына бүленгән сумма иминиятләштерелгән затларның шәхси счетларына 2013нче елның 15нче маена кадәр күчерелеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X