Нократ

10нчы ноябрь–РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны...

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны көн саен куркыныч астына куеп, сез кануннарны бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарасыз. Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

А.П.Иванов,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: