Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

100яшькә күп калмады

Район ЗАГС бүлеге 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залына бәйрәмгә килүчеләр бу көнне үзләрен яшь кәләшләр мәҗлесенә кергәндәй хис иткәндер. Залга керү юлы узган гасырның 20нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында төрле елларда кияүгә чыккан гүзәл ханымнарның туй күлмәкләреннән эшләнгән...

Район ЗАГС бүлеге 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залына бәйрәмгә килүчеләр бу көнне үзләрен яшь кәләшләр мәҗлесенә кергәндәй хис иткәндер. Залга керү юлы узган гасырның 20нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында төрле елларда кияүгә чыккан гүзәл ханымнарның туй күлмәкләреннән эшләнгән коридор аша үтә иде. Ак күлмәкләр һәр чорның таләпләрен, матурлыгын, зәвыгын чагылдыра. Иң соңгысы-бүгенге кәләшләр кия торган заманчасы бәлки нәкъ менә шушы тантанадан соң үзенең иясен тапкандыр. Юбилей телевизион тапшырулар форматында дәвам итте. Һәр тапшыру ЗАГС бүлегенең эшчәнлегенә бәйләнгән: экранда башлана һәм залда дәвам итә. Кунаклар өчен мул табын һәм күпсанлы тәбрикләүләр әзерләнгән. Бүләкләр дә бу көнне чиксез иде. ЗАГС хезмәткәрләренә, ветераннарга һәркем үзенең теләкләрен җиткерде. Юбилярларны котлап, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе оештыру-хокук һәм контрольдә тоту эшләре бүлеге начальнигы Ольга Захаренко кулыннан Мактау грамоталарын өч кеше алды. Авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре үзара викторинада көч сынаштылар. Күңел ачулар, уеннар барысы өчен дә әзерләнгән иде. Ахырда залга зур торт чыгарылды. Район башлыгы кискән торттан һәркем авыз итте. Кунаклар 100 яшьлек юиблейны да шулай күңелле үткәрергә дигән теләкләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев