Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Ике мамадышлының Президент полкында хезмәт итү мөмкинлеге бар

1нче апрельдән хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе башланды. Бу язда районыбыздан 65 егет берьеллык хезмәткә алыначак. Ике якташыбыз Президент полкына кандидатлар исемлегендә. Әлеге мәгълүматны ТР хәрби комиссариатының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич чакырылыш комиссиясенең беренче утырышында җиткерде. Чара Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илнар Хафизов катнашында узды. Бу сезонда...

1нче апрельдән хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе башланды. Бу язда районыбыздан 65 егет берьеллык хезмәткә алыначак. Ике якташыбыз Президент полкына кандидатлар исемлегендә.


Әлеге мәгълүматны ТР хәрби комиссариатының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич чакырылыш комиссиясенең беренче утырышында җиткерде. Чара Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илнар Хафизов катнашында узды.


Бу сезонда барлыгы 485 якташыбыз хәрби-табиблык комиссиясе аша узарга тиеш. Беренче утырышка шуларның 50 чакырылган иде. Андрей Синкевич ассызыклавынча, төп игътибар хәрби белгечлеге булганнарга биреләчәк.


Мәгълүм булганча, армия хезмәтенә 18дән 27 яшькәчә булган егетләр алына. Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдән башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләр хезмәткә май башында озатыла башлый.


Хәрби комиссар белдерүенчә, РФ оборона министры Сергей Шойгу армиядән качып йөрүчеләр хакындагы мәгълүматны газета битләренә бастырырга тәкъдим иткән. Чакырылыш комиссиясе вәкилләре безнең районда да бу алымны кулланырга кирәк, дигән фикергә килделәр. "Солдат шулпасы"ннан "йөз чөерүчеләр" унбишләп кеше икән.


Егетләрнең күпчелеге Көнбатыш, Үзәк, Көньяк хәрби округларында хезмәт итәчәк. Бер төркем егетләр Трехгорный шәһәрендәге шефлык итүче частька да озатылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев