Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәнлек совхозы мәктәбенә арткы ишектән йөриләр

Җәнлек совхозы мәктәбенә арткы ишектән йөриләр Мәктәбекә керү урынының түбәсенә кар өелгән булган. Әмма аны төшерү турында учреждение җитәкчеләре уйлап та карамаганнар. Көннәр җылыткан вакытта ул җебеп, ишеге бозланып каткан. Укытучылар да, укучылар да, бер нәрсә булмагандай, мәктәпкә арткы ишектән кереп йөри башлаганнар. Шушы араларда гына белем учреждениесендә муниципаль районыбыз...

Җәнлек совхозы мәктәбенә арткы ишектән йөриләр
Мәктәбекә керү урынының түбәсенә кар өелгән булган. Әмма аны төшерү турында учреждение җитәкчеләре уйлап та карамаганнар. Көннәр җылыткан вакытта ул җебеп, ишеге бозланып каткан. Укытучылар да, укучылар да, бер нәрсә булмагандай, мәктәпкә арткы ишектән кереп йөри башлаганнар. Шушы араларда гына белем учреждениесендә муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия дә булып, бу тамашаны игътибарсыз калдырмады. 4нче гыйнвар көнне республика Премьер-министры Илдар Халиков төзелеш программаларына багышлап видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдән соң, районыбыз җитәкчесе әлеге мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтты. Һәм коллективның уку йорты бинасына карата шул дәрәҗәдәге битарафлыгына гаҗәпләнүен белдерде.
Учреждениеләр түбәләрендәге карлар муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең дә игътибарына алынган. Җәнлек совхозы мәктәбе җитәкчеләренә дә комиссия утырышларының берсендә җавап тотарга туры килмәгәе.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X