Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Газета турында

"Нократ" ("Вятка") газетасы - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының басмасы, "ТАТМЕДИА" ААҖнең филиалы. Форматы - А3, төсе - аклы-каралы. Вакытлы матбугатның чыгу көннәре: чәршәмбе (8 үз полосасы) һәм җомга (4 үз полосасы). Җомга көнне газета "Татар-информ" агентлыгында әзерләнгән 12 полосалы вкладыш белән чыга. Татар һәм рус телләрендә чыгу көннәре буенча...

"Нократ" ("Вятка") газетасы - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының басмасы, "ТАТМЕДИА" ААҖнең филиалы. Форматы - А3, төсе - аклы-каралы. Вакытлы матбугатның чыгу көннәре: чәршәмбе (8 үз полосасы) һәм җомга (4 үз полосасы). Җомга көнне газета "Татар-информ" агентлыгында әзерләнгән 12 полосалы вкладыш белән чыга. Татар һәм рус телләрендә чыгу көннәре буенча гомуми тираж (1нче октябрьгә - 6089 данә). Казанда, "Идел-Пресс" нәшрият йортында басыла. Подписка нигезендә таратыла. Редакциянең адресы: Мамадыш шәһәре, Совет ур., 11/6нчы йорт.
1918 елдан газета "Наши дни", "Мамадыш тавышы", "Голос пролетариата", "Кызыл көч", Пролетарский труд", "Эш", "Вестник", "Киңәшче", "Голос колхозника", "Коммунистик хезмәт өчен" исемнәре астында чыга.
1934 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр газета редакциясе Мамадыш шәһәре, Совет ур., 11/6нчы йорт адресында урнаша. Хәзерге вакытта филиалга, газетадан тыш, телерадиокомпания дә керә.
Районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе 1962 елда, редакциядә башлангыч авторлар өчен оештырылган әдәби түгәрәкләрне алып барганда эшләп китә. Бүгенге көндә танылган язучылардан Ринат Мөхәммәдиев, Әхмәт Гадел, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Нәзифә Кәримова, Мансур Сафин, Рафаил Газизов үзләренең иҗат юлларын шуннан башладылар. Редакция каршында бүген дә "Яшь журналист мәктәбе" эшли. Соңгы берничә елда анда "тәрбияләнүчеләр" журналист һөнәрен сайладылар.
Газетабызның иң актив хәбәрчеләре, 1974 елдан башлап, ел саен Дмитрий Крещенов премиясе белән бүләкләнәләр. Әлеге мактаулы бүләкнең тарихы кызыклы. 1935 елның 27нче февралендә Соколка авылында яшәүче колхоз бригадиры Дмитрий Крещенов район газетасында критик эчтәлектәге мәгълуматлар бастырганы өчен явызларча үтерелә. Бу вакыйга яшь Совет дәүләтендә зур яңгыраш ала, шулай ук "Правда" газетасында да билгеләп үтелә.
Агымдагы елда 28нче мәртәбә район газетасы призларына чаңгы ярышлары уздырылды. Соңгы ун ел эчендә алар район күләмендә үткәрелә башлады.
93 ел дәвамында журналистлык эшчәнлеге буенча зур тәҗрибә тупланды, укучылар белән яхшы элемтәләр урнашты. Газета битләрендә күтәрелеп чыга торган кискен социаль проблемалар укучыларны битараф калдырмый, ә күпсанлы иҗади бәйгеләр газетаның укучылары санын арттыра. Газетабызның 2005 елда Татарстан Республикасындагы иң югары һөнәри бүләкләүгә - "Бәллүр каләм"гә ия булуы да юкка гына түгел. Соңгы елларда республика, Россия күләмендә һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүләр дә редакция журналистларының осталыклары турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев