Back to Top
103.9 FM

Откровения прекрасных жительниц Мамадыша о читательских предпочтениях:

 

Гульнара Мещанова:

 

vQG8fDEYrhA.jpg

 

 

-Выписываю газету вот уже много лет, не только себе и родителям. Быть в курсе новостей района, значит знать все о жизни города и его жителях. Хочется, чтобы в газете было больше рекламы, больше новостей про участников войны. Желаю процветания и новых творческих достижений районной газете!  

 

Зиля Латыпова

 

9J92h2nqUxQ.jpg

 

- Хочу пожелать коллективу :крепкого здоровья и процветания! В последние годы содержание районки пополнилось, печатаете очень интересные статьи. Хотелось бы видеть газету в новом, обновленном дизайне.

 

Альбина, Галиева:

 

xk-S3mYVcBI.jpg

 

- В течение многих десятилетий газета  "Нократ" ("Вятка") была одним из главных источников информации для жителей нашего района. Пусть газета и дальше идет в ногу со временем, не стареет вопреки почетному возрасту, остается читаемой и востребованной!

 

Светлана Абрамова:

 

Ex3S6u5CmPQ.jpg

 

- Примите искренние поздравления с замечательным юбилеем — 100-летием газеты  "Нократ" ("Вятка")! Спасибо коллективу за  своевременное информирование о том, что происходит в нашем городе. Очень нравится, когда в газете выходят полезные советы, анекдоты и игры.

Желаю Вам новых профессиональных успехов, новых удачных проектов, процветания и благополучия!

 

Лилия Сабирова

Опубликовано в Поздравляем

Кыз фамилиясен күз карасыдай саклаган, кияүгә чыкканда да аны үзгәртмәгән Егорова Анастасия Кузьминична бүген котлаулар кабул итә. Хөрмәтле райондашыбызга 100 яшь тулды. Иң беренчеләрдән булып юбилярны Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрикләделәр.

Иң затлы бүләк- РФ Президенты В. Путин һәм үз исеменнән булган бүләкләрне ихлас теләкләргә төреп  Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов юбилярга шәхсән тапшырды. Яшәү генә аз, гомер юлын намуслы узу  әһәмиятле, дип искәртте район башлыгы.  

- 100 яшьлек юбилярларны бармак белән санарлык. Йөз яшькә җитү сирәк кешегә насыйп була. Шөкер, сезнең үз түрегез, үз фатирыгыз, якыннарыгыз бар. Сезнең өчен яшәлгән һәр ел хәзер батырлык. Саулык бирсен Ходай,- диде Анатолий Иванов.

Сәламәтлекнең, озын гомерле булуның сере нидә дигән сорауга җавапны кыска тотты юбиляр. Хезмәт, диде ул һич икеләнмичә. Гомеренең 70 елын хезмәткә багышлый ул. Лаеклы ялга чыккач та 18 ел  эшли. 

- 42 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куйдым. Сатучыдан башладым,склад мөдире белән төгәлләдем. Сугыш елларында Самара шәһәренең 525 нче санлы хәрби заводында эшләргә туры килде. Пулеметлар җитештерә идек. Ачлык заманды. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр станок артында. Станоклар арасында егылып үлүчеләр дә байтак булды,- дип искә ала дәһшәтле елларны Анастасия Кузьминична.

Сугыштан соң гаилә корып җибәрәләр. Ләкин иптәше тормыш итәр өчен яраклы булып чыкмый. Аерылышалар. Әлеге мәхәббәт вакыйгасыннан соң Анастасия Егорова хәтта монастырьга да китергә теләгән. Бәхеткә, соңрак насыйбы табыла. Кавышалар, кызлары туа. Анастасия Кузьминична бүгенге көндә яраткан кызы Татьяна Павловна Пугачева тәрбиясендә яши. 

Төбәгебездә 100 яшен тутырган райондашларны район җитәкчелегенең ел да килеп тәбрикләү гадәте бар. Анастасия Кузьминична киләсе туган көненә дә хөрмәтле кунакларны чакырып калды.

 

 

 

 

 

Опубликовано в Общество-non-RSS
В Республике